Яңа мобилизация дулкыны булырмы?

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Россиядә 300 мең резервчы чакырылган

Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә ил Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителде һәм 24 октябрьдә тәмамланды.

Әлеге мәсьәлә буенча башка күрсәтмәләр юк, дип белдерде Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.

"Президент мобилизация тәмамланды диде. Бу хакта башка бернинди мәгълүмат та юк", - диде ул «Россия 24»телеканалы эфирында.

РФ оборона министры Сергей Шойгу сүзләренчә, хәрби хәрәкәтләр алып бару тәҗрибәсе һәм тиешле хәрби белгечлекләре булган 300 мең резервчы чакырылган.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/budet-li-novaia-volna-mobilizacii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International