Шәһәр активистлары ветераннарда кунакта булдылар

2022 елның 9 декабре, җомга

Ветераннар бик җылы кабул иттеләр, тәмле чәй белән сыйладылар һәм төрле темаларга озак сөйләштеләр

Герой Көне алдыннан яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Җиңү волонтерлары», «Әгерҗе яшьләре», «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» яшьләр берләшмәләре активистлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бардылар.

Активистлар Титова Валентина Александровна, Исмәгыйлев Минерасим Исхак улы һәм Минехузин Саубан Минихуҗин улына буш кул белән түгел, ә кирәкле продуктлар һәм, әлбәттә, чәй янына ризыклар алып килделәр.

Ветераннар бик җылы кабул иттеләр, тәмле чәй белән сыйладылар һәм төрле темаларга озак сөйләштеләр.

Безгә тыныч күк бүләк иткән кешеләр янына килергә онытмагыз! Алар бик аз калды бит…

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/aktivisty-goroda-pobyvali-v-gostiax-u-veteranov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International