2022 елда эшчәнлеккә йомгак ясалды
Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясендә катнашты. Бу хакта ул үзенең ВКонтакте битендә хәбәр итә.
ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин катнашындагы очрашу ведомствоның 2022 елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2023 елга планнарына багышланган.
Чара башланганчы Азат Рөстәм улы коллегалары белән сәнәгать күргәзмәсендә булды.
"Уртак тырышлык нәтиҗәсендә куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итеп булыр дип ышанам", - диде җитәкче.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Очрашуда катнашучылар Татарстанда төзелеш өлкәсендәге федераль һәм республика проектларын гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар.
3 декабрьдә Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, төзелеш линиясе буенча республика программалары-97% ка, ә илкүләм проектлар һәм төзелеш линиясе буенча 2022 елга планлаштырылган эшләр 94% ка үтәлгән.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/azat-valeev-prinial-ucastie-v-kollegii-minstroia-rt