Укыту семинарлары оештырырга киңәш ителә
Район хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Киңәшмә кысаларында Әгерҗе муниципаль районында коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру мәсьәләсе каралды.
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза оештыруга һәм уздыруга йомгак ясалды. Гражданнарны эшкә урнаштыру буенча учетка куйганда Коррупция куркынычларын профилактикалау чараларын тормышка ашыру турында сүз барды. Шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында, шулай ук мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат яңгырады.
Аерым алганда, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ләйсән Фәтхетдинова ачыкланган коррупциячел факторларга анализ ясады. Алар барысы да эшләнде һәм чыгарылды.
Агымдагы елда бәйсез экспертлар активлашты, алар ягыннан 30 нәтиҗә керде. Алга таба хаталар ясамас өчен Ләйсән Фәтхетдинова укыту семинарларын оештырырга, норматив хокукый актларны рәсмиләштерү үрнәкләрен эшләргә тәкъдим итте.
Сарсак-Омга лицее укучысыкатерина Маркитонованың коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади эшләр конкурсында җиңүе уңай мизгелдә билгеләп үтелде.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/narodnye-primety/v-agryze-sostoialos-zasedanie-komissii-po-protivodeistviiu-korrupcii