Әгерҗе үзәгендә Яңа ел чыршысы урнаштырылды

2022 елның 16 декабре, җомга

Озакламый шәһәр үзәгендә үзенең төсле утлары белән Яңа ел чыршысы сөендерәчәк.

Районның кайбер кешеләре үз йортларын бизи инде. Әгерҗедә район мәдәният йорты янында да Яңа ел чибәре урнаштырдылар.

Бу җомга - 16 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булачак. Уен бәйрәме программасында төп чибәркәй тирәсендә әйлән-бәйлән, район мәдәният сараеның иҗат коллективлары чыгышлары бар.

Яңа 2023 елны Әгерҗене 12 метрлы, 4 режим яктылык иллюминациясе белән бергә ясалма чибәркәй каршы алачак!

Шулай ук бу көнне традицион Кыш бабайлар парады узачак. Парадта хезмәт коллективлары, оешма-учреждениеләр вәкилләре, шулай ук теләге булган һәркем катнаша ала.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-centre-agryza-ustanovili-novogodniuiu-elku

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International