Удмуртиядә яшәүче 54 яшьлек хатынны хөкем иткәннәр
Әгерҗе районы прокуратурасы ялган документны белеп файдаланган 54 яшьлек Удмуртия кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Хөкем ителүче агымдагы елның 23 маенда ДАИ инспекторына ялган машина йөртү таныклыгын күрсәткән. Тәртип сакчылары К.Маркс урамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен транспорт чарасын туктаттылар.
Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 8 айлык ирекне чикләү җәзасын билгеләде.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/avto/agryzskim-avtoinspektoram-predieiavili-poddelnoe-voditelskoe-udostoverenie