Иске Сләк мәдәният йортында «Яшьләр алдатмыйлар» дигән спектакль узды

2022 елның 16 декабре, җомга

Чарадан кергән сумма үз авылыбыздан мобилизацияләнгән солдат гаиләсенә, Хисматуллина Гөлшат апага тапшырылды

14 декабрь көнне Иске Сләк мәдәният йортында Девятерня үзешчәннэре "Картая мени соң йөрәк" татар халык театры М.Фәйзинең "Яшьләр алдатмыйлар" исемле әсәрен сәхнәләштерде. Чарадан кергән сумма үз авылыбыздан мобилизацияләнгән солдат гаиләсенә, Хисматуллина Гөлшат апага тапшырылды.

Әлеге сумма өчен Иске Сләк авылы халкына һәм мәдәният йорты җитәкчеләре Камил, Миләушә Хановаларга,шулай ук әсәрдә катнашкан артистларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Үз изгелегегез узегезгэә мене белән әйләнеп кайтсын иде. Солдатларыбыз исән- имин әйләнеп кайтсын иде. Илләребез тыныч булсын иде, дип хәбәр итә Девятерня мәдәният йорты, китапханә җитәкчеләре.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/iske-slak-madaniiat-iortynda-iaslar-aldatmyilar-spektakle-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International