Кристина Щукина “Милли мультFest“та җиңү яулады

2022 елның 16 декабре, җомга

Кристина “Шаян ТВ“да “Шаян балалар“ тапшыруында интервью да бирде

Казанда “Милли мультFest“  балалар кинофестиваленә йомгак ясау чарасында Исәнбай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Кристина Щукина (җитәкчесе – Гөлназ Хуҗина) бүләкләнде. 

Кристина “Халкымның күңел бизәкләре“ дип аталган мультфильмы белән “Татар телендә анимацион фильмнар“ (“Гореф-гадәтләргә тугрылык өчен“) номинациясендә  җиңүче булды. Аңа Диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Кристина “Шаян ТВ“да “Шаян балалар“ тапшыруында интервью да бирде.  

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/kristina-shhukina-milli-multfestta-inu-iaulady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International