Кышкы чорда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдында торган төп бурычларның берсе-техника һәм тагылма агрегатларны ремонтлау. Районның күп кенә хуҗалыкларында моны яхшы аңлыйлар, шуңа күрә эшне оешкан төстә алып баралар.
Шушы көннәрдә район хуҗалыкларында ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелегендәге комиссия булып, техниканың кышкы сакланышка куелышы, ремонт эшләренең барышы белән танышты.
"Агрохимсервис» ширкәте җитәкчелеге үз хезмәткәрләренә куелган төп таләп-вакытында техниканы да, тагылма агрегатларны да вакытында ремонтлау. Алар куелган максатларга елдан-ел уңышлы ирешәләр.
– Мондый тәҗрибәле остазлар белән эшләү дә әйбәт бара, бу шатландыра алмый, - ди җәмгыятьнең баш инженеры Илнур Зәйнуллин.
- Эш ел әйләнәсендә туктамый. Иң мөһиме, хезмәт хакы вакытында түләнә. Шуңа күрә хезмәт дәрте дә бар, - диләр хезмәткәрләр.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/selskoe-hozyaistvo/rabota-v-selxoz-obshhestvax-agryzskogo-raiona-ne-ostanavlivaetsia-kruglyi-god