Депутат Айрат Зарипов Әгерҗе пенсионерларына бүләк ясады

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Район башлыгы пенсионерларга яңа инвентарь тапшырды

ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов Россия Пенсионерлар берлегенең Әгерҗе бүлекчәсенә теннис өстәле бүләк итте. "Локомотив" ябык манежда спорт инвентарьлары саны тагын бер тулыланды, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте.

Бүген спорт сөюче ветераннар янә шатлыклы тантанага җыелдылар. Бу юлы алар ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Ринат улы Зариповтан бүләккә теннис өстәле алдылар. Пенсионерларга яңа инвентарьны район башлыгы Азат Вәлиев тапшырды.

- Мин сезне спорт залында күрүемә бик шатмын, - дип билгеләп үтте ул. – Сез яшь, энергияле, тирә-юньдәге кешеләрне оптимизм белән тулыландырасыз. Сез-районыбыз горурлыгы. Республикада да спартакиадаларда призлы урыннар алып, җиңеп, район абруен күтәрәсез. Сезнең уртак кызыксынуыгыз бар, өйдә утырмавыгыз, аралашуыгыз, физкультура белән шөгыльләнүегез – бик кадерле. Сезнең сафлар тулылансын өчен, мин бер теләк белдерәсем килә. Ә спорт, физкультура белән шөгыльләнү өчен районда бөтен шартлар да бар.

Чыннан да, «Өченче буын университеты» белән шөгыльләнүче пенсионерлар һәрвакыт оптимистик һәм актив. Алар даими рәвештә теннис, шахмат, шашка, бадминтон, дартс, йөзү, җиңел атлетика буенча район һәм республика ярышларында катнашалар. Скандинавия йөреше белән актив шөгыльләнәләр, Кышын рәхәтләнеп чаңгыда йөриләр.

Өлкән буын вәкилләре хәзер ябык футбол манежында атнага өч көн (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 9.00 сәгатьтән) күнегүләр ясыйлар. Аларга һәр пенсионер кушыла ала.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/sport/deputat-airat-zaripov-sdelal-podarok-pensioneram-agryza-foto-video

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International