Кунаклар төрле халыкларның мәдәнияте белән танышты
Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Әгерҗедә балалар сәнгать мәктәбендә " Авыл утырмалары»фольклор бәйрәме булды.
Чара хореография бүлекчәсе укучылары - ачык йөзле хуҗабикәләрнең мавыктыргыч әңгәмәсе белән ачылды.
Кунаклар төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык сәнгате кәсепләре, сынамышлары, мәкальләре һәм әйтемнәре белән таныштылар. Бәйрәмдә уеннар һәм күңел ачулар, төрле музыка коралларында халык җырларын башкару, борынгы уеннар һәм хәтта биюләр дә булды.
Чараның барлык кунаклары да бик канәгать калдылар һәм музыкаль номерларны алкышлар белән озаттылар, дип хәбәр итә балалар сәнгать мәктәбе коллективы.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/vremena/v-agryze-sostoialsia-folklornyi-prazdnik-derevenskie-posidelki