Бима мәктәбе укучылары программалаштыру конкурсында 2 нче урынны алды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Конкурсның финал этабында 150 дән артык проект катнашты

«24 бит»Бөтенроссия медиатворчество һәм программалаштыру конкурсына йомгак ясалды. Бәйгенең максаты-фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм фәнни-техник иҗат өлкәсендә Россиянең талантлы балаларын ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, аларны инженер белгечлекләренә юнәлтү. Конкурсның финал этабында 150 дән артык проект катнашты.

Конкурс йомгаклары буенча катнашучылар «сәләтле балалар турында Ресурс» мәгълүмат системасына (талант.рф) кертеләчәк.

Бу конкурста Бима мәктәбе укучысы Юзыкаев Василий яхшы нәтиҗә күрсәтте (җитәкчесе Ишпаева Г.Б., информатика укытучысы). Василий "2D компьютер анимациясе" номинациясендә 2 нче урынны алды

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/ucashhiisia-bimskoi-skoly-zanial-2-mesto-v-konkurse-programmirovaniia

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International