Делегацияне район башлыгы Азат Вәлиев җитәкләде
Кичә Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы " ассоциациясенең XVII еллык съезды узды. Анда район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчелегендә Әгерҗе районы делегациясе катнашты.
Съезд Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин көн тәртибе кысаларында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы эше турында хисап тотты. Съездда шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Билгеләнгән проблемалардан чыгып, республика дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән бергәләп хәл итү өчен өстенлекле бурычлар билгеләнде.
Президент фикеренчә, быелның төп чакыруы – махсус хәрби операция шартларында бурычларны үтәү. Рөстәм Миңнеханов аеруча иҗтимагый тотрыклылыкны сакларга кушты. Чөнки районнар һәм җирлекләр башлыклары-халыкка иң якын хакимият.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/delegaciia-agryzskogo-raiona-priniala-ucastie-v-sieezde-soveta-municipalnyx-obrazovanii-tatarstana