Закон проектында республика җитәкчесе вазыйфасын атау мөмкинлеге чагылдырылмады
ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары 23 декабрьдә ТР Дәүләт Советы сессиясендә фикер алышу өчен планлаштырылган Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча закон проектын кире кайтарырга тәкъдим итте. Бүген шулай карар кабул ителде.
Закон проектында, тарихи һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, республика җитәкчесе вазыйфасын атау мөмкинлеге чагылмады. Мондый мөмкинлек «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-Ф3 номерлы Федераль законда каралган.
Тәкъдим ителгән редакциядә бу мөмкинлек исәпкә алынмады.
Шуңа күрә депутатларның ни өчен закон инициативасын эшләгәндә Федераль законның күрсәтелгән нормасы гамәлгә ашырылмаган дигән соравы туды. Республиканың бай тарихы, шул исәптән дәүләтчелегенең барлыкка килүе һәм үсеше, гавами хакимият органының исемен билгеләгәндә исәпкә алынырга тиеш, дип саный депутатлар. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча документны эшләп бетерергә кирәклеге турында Карар кабул ителде.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/v-respublike/paket-popravok-v-konstituciiu-rt-budet-dorabotan