Татарстанда +3 градуска кадәр җылыта

2022 елның 23 декабре, җомга

Киләсе атна башында явым-төшем акрынлап кимеп, һава температурасы шактый ук төшәчәк

Якын араларда Татарстанда җылытып, тәүлеклек уртача температура нормадан 8-10 градуска артып китәчәк.

Синоптиклар фаразына караганда, шимбә-якшәмбе көннәрендә республикада җепшек кар, яңгыр, буран, секундына 15-17 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил, юлларда бозлавык булачак. Шимбә – 24 декабрьдә тәүлек буе һава температурасының -2…+3 чикләрендә тирбәлүе көтелә. Якшәмбе – 25 декабрьдә көндез +1…-4, төнлә -8 градуска кадәр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, киләсе атна башында явым-төшем акрынлап кимеп, һава температурасы шактый ук төшәчәк.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/ava-toryshy/tatarstanda-3-graduska-kadar-ylyta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International