Әгерҗе районында сөт саву буенча рекорд куелды

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Шул ук вакытта проблемалар да бар.

Әгерҗе районы терлекчеләре 2022 елны зур уңыш белән тәмамладылар. Районда һәр сыердан уртача 6 мең килограмм сөт саву буенча рекорд куелды. «Нәүрүз», «Назар» кебек эре хуҗалыклар белән беррәттән, Ямурзиннан Сәхиповлар крестьян-фермер хуҗалыгы да югары күрсәткечләргә иреште.

Сәхиповлар берьюлы ике юнәлештә эшли: терлекчелек һәм игенчелек. Алар крестьян-фермер хуҗалыгын 2010 елларда төзегәннәр. Әгәр башта бозаулар үстерүгә һәм ит сатуга, шулай ук үсемлекчелеккә өстенлек бирелсә, соңрак алар сөт юнәлешенә дә күчтеләр. Моңа хөкүмәт биргән тиешле грантлар ярдәм итте. 
Хәзерге вакытта хуҗалыкта 720 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 200 дән артыгы – савым сыерлары.

Шушы еллар эчендә биш терлекчелек бинасы ныклап төзекләндерелде. Монда барлык уңайлыклар да булдырылган. Әйтик, азыкны трактор белән китерәләр һәм терлекләр алдында ук бушаталар. Сөт шунда ук торбалар аша суыткычка керә. Кык чыгару, терлек сугару җайга салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International