Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.
5 гыйнвар – Рәсим Закировның туган көнендә-уллары Рафил, Марсель, Инсаф һәм башка туганнар инде күркәм традиция буенча район күләмендә шашка һәм волейбол турнирлары оештыралар. Спортны үстерү өчен сөендергән Рәсим Гафиевич турындагы истәлек якташлар күңелендә яши.
Бу көнне Рәсим Закиров белән бәйле күп якты хатирәләр терелтелде. 20 ел «Искра» колхозы белән җитәкчелек итә, аннары Әгерҗедә «Чиста шәһәр» предприятиесен җитәкли, Иж-Бобый авыл җирлеге башлыгы була.
Закиров җиңүчеләрне медальләр, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр белән сөендерде. Турнирны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен катнашучылар бертуган Закировларга һәм филиал директоры Илшат Гайнетдиновка чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Җиңүче
Волейбол
1 урын-Сарсак-Омга.
2 урын-Әгерҗе яшьләре
3 урын-Терси
Сарсак-Омгадан ирле-хатынлы Ринат һәм Мария Зарифуллиннар махсус призга лаек булдылар.
Кылыч
1 урын-Евгений Абызов, Миләүшә ЯГЪФӘРОВА (Әгерҗе)
2 урын-Сергей Зыкин( Әгерҗе), Илдания Низамбиева (Терси)
3 урын – Григорий Лебедев (Әгерҗе), Гөлдания Низамбиева (Терси)
"Әгерҗе хәбәрләре"газетасының беренче Яңа ел санында тулырак укыгыз.