Ленар Нургаянов Әгерҗе районында туган.
Депутатлар бертавыштан Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Шәриповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләләре буенча тавыш бирделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Ленар Фәрит улы Нургаянов башкара.
Исегезгә төшерәбез, бүген Әгерҗедә ТР Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм ТР Әгерҗе муниципаль районы «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлегенең уртак утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Ленар Нургаянов 1985 елның 9 июнендә Әгерҗе районы Терси авылында туган. Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый. 2020 елның ноябреннән Әгерҗедә билгеләнгәнче Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкара. Элегрәк авыл хуҗалыгында зур тәҗрибә туплаган, Әгерҗе районының эре аграр предприятиеләрен җитәкләгән. Күп бүләкләргә, шул исәптән Татарстан Президентының Мактау грамотасына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына һәм башкаларга да лаек булды.