Азат Вәлиевка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Әгерҗедә тантаналы бүләкләү булды.
Бүген ТР Әгерҗе муниципаль районы Советының һәм ТР Әгерҗе муниципаль районының "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлегенең уртак утырышы булды. Чара кысаларында тантаналы бүләкләү булды.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ БОЕРЫГЫ БЕЛӘН

күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Вәлиев Азат Рөстәм улына - Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгына рәхмәт белдерде

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ БЕЛӘН

республика иминлеге өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде - Хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзасы Маннапов Ромель Зөфәр улы

мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән - «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы мәгариф идарәсе»муниципаль казна учреждениесе башлыгы Сафиуллина Василә Гарәфетдин кызы бүләкләнде

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ БЕЛӘН

республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме Әгерҗе муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Гатауллин Дилүс Гаскәр улына транспорт өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен " Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде
Әхмәтзакирова Лилия Рәшид кызына-Ижевск төбәгенең Горький тимер юлында тимер юлчылар һәм транспорт төзүчеләрнең Россия Һөнәри Берлегенең юл территориаль оешмасы рәисе урынбасары

Бочилова Галина Александровна-тимер юл тармагы ветераны

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ БОЕРЫГЫ БЕЛӘН

күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Субаева Светлана Андреевнага - Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Күләгәш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Субаева Светлана Андреевнага рәхмәт белдерелде

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ РӘИСЕ КҮРСӘТМӘСЕ БЕЛӘН

Татарстан Республикасы Әгерҗе районында озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты җирле үзидарә органнары ветераны Лазарев Анатолий Николаевичка белдерелде

күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәте Нәфыйкова Светлана Владимировнага - Чаллы зонасы электр элемтәсе узелының Әгерҗе районы электр элемтәсе сервис-клиент хезмәтенең 1 нче номерлы тоташу һәм сервис буенча әйдәп баручы инженерга игълан ителде 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ БОЕРЫГЫ БЕЛӘН

күпьеллык намуслы хезмәте һәм тимер юл транспорты үсешенә зур өлеш керткәне өчен Ижевск региональ элемтә үзәге - «Россия тимер юллары»ААҖ филиалы – элемтә Үзәк станциясенең структур бүлекчәсе – Түбән Новгород элемтә дирекциясе структур бүлекчәсе инженеры Нәҗипова Фәйрүзә Рифкать кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International