"Спутник" республика этабында район данын яклаячак.
Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев "Спутник" командасының яшь футболчыларына яңа спорт формасы комплектлары тапшырды. Балаларга шулай ук 10 яңа футбол бүләк ителде.
Элегрәк "Әгерҗе хәбәрләре" район тарихында беренче тапкыр 2022 елның ноябрендә Әгерҗедә 2013 елда туган командалар арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона матчлары узуы турында язган иде.
Уеннарда тренер Алексей Колчин җитәкчелегендәге «Спутник " командасы балалары да катнашты һәм мактаулы икенче урынны алды!
Хәзер безнең команданы 23, 24, 25 гыйнварда узачак Аксубайда финал уеннары көтә. Финалда Казан, Буа, Апас, Арча, Кукмара, Лаеш, Яр Чаллы һәм башкалардан 12 команда катнашачак.