Әгерҗе командасы мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең абсолют җиңүчесе булды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Уеннар 23, 24, 25 гыйнварда Аксубайда узды.
Аксубайда "Б" дивизионы төркемендә 2013 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы тәмамланды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Казан, Буа, Апас, Арча, Кукмара, Лаеш, Яр Чаллы һ.б. командалары ярышларда җиңү өчен көрәште.

Футбол буенча тренер Алексей Колчин җитәкчелегендәге «Спутник» командасының Әгерҗе егетләре финал матчларында район данын лаеклы якладылар һәм 1 урын алдылар. Уеннар 23, 24, 25 гыйнварда узды.
Исегезгә төшерәбез, балаларның тренировкалары ел әйләнәсе Әгерҗе шәһәренең ябык футбол манежында уздырыла. 

Спорт объекты универсаль спорт мәйданчыкларын һәм аз бюджетлы спорт корылмаларын төзү республика программасы кысаларында «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International