Рейд 27 гыйнварда узачак.
27 гыйнварда Әгерҗе районы территориясендә «Тоннель»йөртүчеләрен массакүләм тикшерү чаралары узачак.
Акциягә бик күп шәхси состав җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Әгерҗе муниципаль районы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Юрий Глезденев.
Исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле хокук бозуларны кисәтүгә аерым игътибар биреләчәк.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильчеләргә һәр сәфәр алдыннан барлык кирәкле документларның һәм аларның гамәлдә булу вакытын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.