Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Ветераннарның “әтисе”
2013 елның 2 августы, җомга
“Ветеран тимерьлчы хезмәттәшләремә ярдәм итә алуым белән бәхетле мин. Чөнки өлкән яшьтәгеләр игътибарга да, җылы сүзгә дә, ә кайчакта ярдәмгә бик мохтаҗ”, – ди эксплуатация локомотив депосының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Асаф ӘБСӘЛӘМОВ.
Ә ачык йөзле, тәмле телле булмасаң, өлкән буын тимерьюлчылар белән даими очрашып аларның хәл-әхвәлләрен белешеп тормасаң, биргән вәгъдәңне үти алмасаң, 578 ветеранны берләштергән әлеге оешмада бер көн түгел, бер сәгать тә эшләп булмас иде. Чөнки локомотив депосындагы ветераннар советы урнашкан бүлмәнең ишекләре ябылып, телефонның тынып та торганы юк бит. Өлкәннәр нинди генә сорау-үтенеч белән генә мөрәҗәгать итми?! Шәһәрдәшләр генә түгел, Удмуртиянең Чернушка бистәсенә кадәрге һәм Кизнерда яшәүче тимерьюлчы ветераннар да, үзләрен борчыган проблемаларны хәл итүне сорап, бирегә киләләр. Кемгәдер бушлай теш протезы куйдыртырга, икенчеләргә сәламәтлеген ныгытырга санаторийга юллама кирәк. Хуҗалыгында нинди дә булса зыян күргәннәргә, мохтаҗларга ярдәм итү дә – аларның бурычлары. Юбилярларны котларга да, авыруларның хәлен белергә дә өлгерергә кирәк. 34 ел гомерен тимер юлга багышлаган Асаф абый һәр ветеранның хәленә керергә тырыша. 10 ел әлеге советны җитәкләгән Наил Сабирҗанов та бу вазифаны нәкъ менә эш өчен янып-көеп йөрүче Асаф Ибраһим улына тапшырып ялгышмаганмын икән дип сөенә. Бу өлкәдә әле бер генә еллык эш тәҗрибәсе булган Асаф Әбсәләмов ремонт цехы советы рәисе Татьяна Черницына белән һәрчак киңәшләшеп эшли, проблемаларны хәл итү юлларын да алар бергәләп эзлиләр. Әлбәттә, совет әгъзалары Галина Хахалкина, Фәрит Аитов, Людмила Сабурова һәм башкалар да – рәиснең уң кулы. Аларның тырышлыгы белән быел 30 ветеран Сергач, Түбән Новгородтагы ял йортларында сәламәтлекләрен ныгытып кайтканнар. Узган ел Ижау, Красный борга ял итәргә баручылар да бик канәгать кайткан. Йортларын мич ягып җылытучыларга утын сатып алган акчаны да кайтарып биргәннәр. 90 яшьлек иң өлкән тимерьюлчы ветераннар Фоат Шәрипов, Фәйзи Нәбиев, алар яшен куып килүче Аркадий Шамшурин янына барып, хатирәләр яңартырга да онытмыйлар, бәйрәмнәрдә бер генә ветеранны да игътибарсыз калдырмыйлар. Аларны чәй табыны артында очрашуларга чакыралар.
Асаф абый – гомере буе бик тынгысыз, актив кеше. Яшь чагында аның иң яраткан шөгыле маркалар җыю булган. Аннан фотосурәткә төшерү белән мавыгып киткән. Табигать кочагына чыкканда хәзер дә фотоаппаратын үзеннән калдырмый ул. Чөнки локомотив депосында әледән-әле спорт чаралары уздыралар. Чөнки өлкәннәр өйдә кул кушырып утырырга яратмыйлар. Ветераннар советы оештырган ярышларда бик теләп катнашалар. Соңгы елларда дартс, өстәл теннисы алар арасында популярлашып киткән. Яшүсмер чагыннан ук шахмат белән “җенләнгән” Асаф абый депода бу “чирне” бик күпләргә йоктыра. Ветеран хезмәттәшләре Борис Садовников, Нури Мистахов, өлкән яшьтә булсалар да, яшь шахматчыларга бирешергә теләмиләр. Ә Тельман Галәветдинов, Валерий Мухачев белән һәр ярышта бергә алар. “Ветераннар район күләмендәге бәйгеләрдә дә сынатмыйлар. Гомумән, мин шахмат уйнамыйча бер көн дә торалмыйм. Иптәш булмаса, компьютерда уйныйм”, – ди республика, тимер юл оешмалары арасындагы ярышларда һәрчак призлы урыннар яулаучы Асаф абый.
Әңгәмәбез ахырында ветераннар советы рәисе: “Лаеклы ялга чыккач та яраткан коллективымда эшләвемә сөенеп туялмыйм. Өйдә тыныч булганда, көч-егәр ташып торганда эшкә барасы килеп кенә тора бит ул. Хөрмәтле ветераннарыбыз, гомерен вагон депосына багышлаган сөекле җәмәгатем Людмиланы һөнәри бәйрәмебез белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле гомер телим”, – диде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз