Россиядә иренең ризалыгыннан башка абортларны тыярга мөмкиннәр

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Инициатива белән гаилә, ана һәм балачакны яклау мәсьәләләре буенча Патриарх комиссиясе чыгыш ясады.
Гаилә, ана һәм балачакны яклау мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе иренең ризалыгыннан башка кияүгә чыккан хатын өчен йөклелекне ясалма өзүне тыю тәкъдиме белән чыкты, дип яза ТАСС.

Бу хакта Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитетының XXXI Халыкара Раштуа мәгариф укулары кысаларында оештырылган түгәрәк өстәлендә рухани Федор Лукьянов сөйләде.
Ул шулай ук законсыз абортлар һәм аларның рекламалары өчен җаваплылык кертергә кирәклегенә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International