Әгерҗедә «ЯДКЯР»генеалогик порталы тәкъдим ителде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гөлнара Габдрахманова Күләгәш авыл җирлеге эшенә уңай бәя бирде.
Бүген Әгерҗе районында Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитетының күчмә утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Нургаянов, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, бүлек начальниклары һәм администрация белгечләре катнашты.

Ведомство рәисе Гөлнара Габдрахманова архив хезмәте эшчәнлегенең төп аспектлары турында сөйләде, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте.

Шулай ук очрашу кысаларында «Ядкяр» («Хәтер») генеалогик порталын тәкъдир итү булды.
Бу безнең республикада яшәүчеләр өчен мәгълүматлар базасын алу өчен уникаль мөмкинлек, аңа Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык турында мәгълүмат белән 111 миллионнан артык язма кертеләчәк. Кертелгән язмалар мәгълүматны эшкәртү процессын автоматлаштырырга һәм архив документлары нигезендә шәҗәрәләрне системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу портал ярдәмендә гаилә агачын төзү процессы тизрәк булачак һәм берничә айдан 1 көнгә кадәр кимиячәк.​

Шулай ук Гөлнара Зәкәрия кызы «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы коммерцияле булмаган оешмасы һәм җәмәгать хакимияте органы – комплектлау чыганагы» конкурсының «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасы муниципаль архивының комплектлау чыганагы» номинациясендә җиңүчене шәхсән үзе билгеләп үтте. Алынган акчалар Күләгәштә архив бинасын ремонтлауга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International