Әгерҗедә райпоның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүләкләү отчет-сайлау җыелышы кысаларында узды.

Кичә Әгерҗе район кулланучылар җәмгыятендә Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Әгерҗе районы җитәкчесе Ленар Нургаянов, Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыяте җитәкчеләре һәм белгечләре, вәкаләтле пайчылар һәм авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашында хисап-сайлау җыелышы узды.

Җыелыш кысаларында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Галирахманова Гөлсәрия Таһир кызы-Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.

Ахунова Рәмзия Миривагис кызы-Әгерҗе район кулланучылар җәмгыятенең пешекче-кондитеры.

Татарстан Республикасы кулланучылар берлегенең Мактау грамотасы тапшырылды:

- Варавинова Диана Ивановна, «Икмәк пешерү комбинаты»кулланучылар җәмгыяте мастер-икмәк пешерүчесе. 

- Шакирова Зөлфия Габделхәй кызы, Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыятенең сәүдә базасы директоры. 

- Галимҗанова Гөлназ Минсәгыйр кызы, Әгерҗе район кулланучылар җәмгыяте исәпләүләре буенча әйдәп баручы бухгалтер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International