Әгерҗедә төнге футбол лигасының беренче этабы тәмамлана

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

9 команданың берсе Кубок иясе булачак.

Әгерҗе районында төнге футбол лигасының беренче этабы төгәлләнеп килә. Уеннар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 19.00 дән 23.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. 

Исегезгә төшерәбез, ябык футбол манежында 9 команда: Спутник (2007-2010), Локомотив (ДЮСШ), ТЧ-15, ДС (станция), ЛОКО (2005-2006), ЛОКО (2000-2004), ПУ-27 (Фазанка), СССР ветераннары (40+) һәм Арарат матчларда үз көчләрен сынап карый.

Бүгенге көндә Тч-15, ДС (станция), ЛОКО (2000-2004) һәм ЛОКО (2005-2006) командалары лидерлар булып тора.

Уеннарның баш судьясы-Алексей Колчин. Киләсе уеннар 18-19 февральдән башлана.

Февраль аенда төнге футбол лигасының киләсе уеннарында катнашырга теләүчеләр, шулай ук үзләрен уеннарның яңа форматында сынап карарга теләүчеләр: өстәл теннисы буенча төнге лигада - актив булыгыз һәм Алексей Колчинга 89600804920 телефоны буенча гаризалар калдырыгыз.

Элегрәк "Әгерҗе хәбәрләре" Аксубайда "Б"дивизионы төркемендә 2013 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы тәмамланды дип язган иде.

Республиканың Казан, Буа, Апас, Арча, Кукмара, Лаеш, Яр Чаллы һ.б. командалары ярышларда җиңү өчен көрәште. Уеннар 23, 24, 25 гыйнварда узды.

Футбол буенча тренер Алексей Колчин җитәкчелегендәге «Спутник» командасының Әгерҗе егетләре финал матчларында район данын лаеклы якладылар һәм 1 урын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International