урамнарында әле иртәнге тынлык. Күпләребез йокыдан гына уянып килә. Ә алар инде электровозны кабул итеп алырга әзерләнәләр. Хезмәтләре шундый инде. Төн уртасында да, иртәнге өчтә дә, әнә шулай, олы юлга чыгып китәргә туры килә. Мондый эш режимында эшләү бер дә җиңел түгелдер. Ә җаваплылыгы... Анысын инде әйтеп тә торасы үк. Йөзләгән тонна йөкне яки йөзләгән пассажирларны кирәкле урынына исән-имин илтеп җиткерү өчен җаваплы бит машинист һәм аның ярдәмчесе.