Пассажирлар үз күзәнәкләрен сайлый һәм түли алачак.
Быел Татарстанда Әгерҗе вокзалында автоматик саклау камералары барлыкка киләчәк. Бу хакта Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа сервис багаж урыннары саны өчен түгел, ә күзәнәк куллану өчен түләүне күздә тота.
«Багаж зурлыгына карап, үлчәм буенча иң кулай ячейканы сайларга мөмкин — стандарт, урта яки зур. Шул ук вакытта сәгатьлек тарификацияле сыгылмалы түләү системасы гамәлдә», — дип билгеләделәр Горький тимер юлында.
Заманча технологияләр ярдәмендә пассажирлар күзәнәкне мөстәкыйль рәвештә сайлап һәм түли алачак, бу чиратларны һәм хезмәтне рәсмиләштерү вакытын кыскартачак.
Быел барлыгы Горький тимер юлының 14 вокзал комплексында багажны саклау автомат камералары күзәнәкләрен урнаштыру планлаштырыла. Шулай итеп, ел ахырына кадәр сервис 24 тимер юл вокзалында булачак.
Хәзерге вакытта Горький тимер юлының ун вокзал комплексында автоматик саклау камералары бар, шул исәптән Казан-1 һәм Казан-Восстание станцияләрендә.