Әгерҗе сыерлары җырларны ярата

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Яңа бизәкләрдән Гыйльмегаяновлар гаиләсе мини-ферма төзүгә 300 мең сум акча алды.

Яңа абзарга нигез салгач, Илдус һәм Раушания ГЫЙЛЬМЕГАЯНОВЛАР мини-ферма төзү программасында катнашу турында уйлана башладылар. Ләкин, документлар җыю мәшәкатьләре бу ниятләрне кичектерде. Шулай да, абзарны тәмамлагач, алар тагын бер тапкыр тырыштылар. Бер ай эчендә документлар җыелды. Тагын бер айдан соң тиешле сумма счетка керде.

- Башта, әлбәттә, документлар җыю зур кыенлыклар белән бәйле булыр дип курыктык. Әмма безгә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Ленар Сабиров ярдәм итте. Шуңа күрә бик авыр булмады. Кирәкле документлар җыелган һәм бер ай дәвамында субсидия күчерелгән инде, - ди Раушания ханым.

300 мең сум алар өчен абзарда төзелеш эшләрен тәмамлауга зур ярдәм булды.

- Җәй көне иртәнге сәгать дүрттә, кышын-без аякта, - ди Раушания ханым.  - Уянып, сыер абзарына чыккач, беренче эш итеп радионы кабызабыз. Музыка тавышы астында терлек тә уяна. 

Көне буе хуҗалар «Болгар»радиосын тыңлый. Хуҗабикә үзе дә тору савганда җырлый. Шуңа күрә саву процессы җырлар белән күңелле бара. 

Мини-ферма төзү программасында катнашуга таләпләр:
1. 5 сыерга мини-ферма төзү өчен авыл җирлеге Советының хуҗалык китабында ел башына хуҗалыкта 2 сыер теркәлергә тиеш (8 сыерга мини-ферма төзегәндә – 3).
2. Мини-ферма 50 проценттан да ким булмаган әзерлек стадиясендә булырга тиеш.
3. Субсидия алганнан соң, төзелешне 6 ай эчендә тәмамлау мөһим.
4. Аннары ярты ел дәвамында сыерларның баш санын тиешле күләмдә җиткерергә кирәк.
5. Ирешелгән баш саны 5 ел дәвам итәргә тиеш.

Дилүс ГАТАУЛЛИН, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы:
 - Районда мини-ферма төзү программасы кертелгәннән соң, анда 37 гаилә катнашты һәм хөкүмәт ярдәме алды. Авылларда сыерлар санын арттыру һәм авыл халкын активлаштыру максатыннан быел авыл җирлекләре алдына түбәндәге бурычлар куела.  Җирлектә сыерлар саны 10 һәм аннан да күбрәк булса – ким дигәндә бер мини-ферма, 20 сыерга кадәр – ике, 30га кадәр – өч, 40ка кадәр дүрт мини – ферма төзергә кирәк.
Программада катнашырга теләүчеләр авыл җирлеге администрациясендә һәм район авыл хуҗалыгы идарәсендә мәгълүмат ала алалар (телефон: 22404).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International