Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Син дә безнең язмышыбыз, Әгерҗе!
2013 елның 7 августы, чәршәмбе
Туган Әгерҗебезнең 75 еллык юбилее һәм Тимерьюлчылар көне елның иң матур бәйрәме булып тарихка кереп калды.
Гөрләде урам
Атна буе яуган яңгырдан соң узган шимбәдә иртәдән үк балкып кояш чыгуы кәефләрне күтә
реп җибәрде. Ә К. Маркс урамында тезелеп киткән күргәзмәләрне карап йөргәндә дөнья мәшәкатьләре дә онытылды. Авыл һәм шәһәр мәгариф учреждениеләренең, авыл җирлекләренең бай фантазиясенә, осталыгына таң калып йөрдек. Биредә сугыш елларындагы Әгерҗедәге госпитальне дә, элекке замандагы гөрләп торучы Әгерҗе базарын да, төрле әкият персонажларын да, балалар хыялындагы ял паркын да, сугыштан соңгы еллардагы трактор һәм йөк машиналары макетын да күрергә була иде. Район хакимияте каршындагы зур мәйданда аеруча җанлылык. Тимерьюлчылар һәм бу тармак ветераннары тимер юл узелы предприятиеләре әзерләгән зур һәм бай күргәзмәне, алдынгы технологияне кызыксынып карыйлар. Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин һәрберсе турында тәфсилләп аңлатма бирә. Ә бу почмакта марилар кичке уенда гармун уйнап, тыпырдап бииләр, күңел ачалар. Монда исә алтын куллы пенсионерлар һәм мәктәптән тыш эшләр бүлеге каршындагы түгәрәккә йөрүчеләр кул эшләре белән таң калдыралар. Шунда ук теләгән һәркемне теге яки бу эшләнмәне башкару серләренә өйрәтәләр. Нәниләр төрле аттракционнар тирәсендә мәш киләләр.Сәүдә гөрли, тирә-якка тәмле исләр таралган, гаиләләр, дуслар, хезмәттәшләр бергә җыелып сөйләшеп, сыйланып утыра
лар. Һәркайда бәйрәм рухы, шат йөзләр, үзара котлаулар... Пушкин урамына борылгач, бик күпләрне үзенә тартып тора торган нинди күргәзмә дисәк, район тарихы музее урамга күчкән икән бүген. Күпләр тарихи экспонатларны кызыксынып карыйлар, музей җитәкчеләренә сораулар бирәләр. Район башлыгы Валерий Макаров һәм читтән килгән кунаклар да күргәзмәләрне зур кызыксыну белән карап йөрделәр, бу матурлыкка соклануларын белдерделәр.
Кояшлы бәйрәм
Бу көнне шәһәрдәшләр совет чорындагы тагын бер күңелле вакыйганы искә төшерделәр. Бу – хезмәт коллективлары парады. Шәһәребездәге һәр коллективның шарлар, плакатлар тотып шәһәр урамы буйлап үтүе һәм стадионга керүе ничек күңелле!
Бәйрәм котлаулардан башланды. Әгерҗелеләрне тәбрикләргә ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов, урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин, “Татнефть”нең “Прикамнефть” идарәсе начальнигы Геннадий Шариков, Кече Пурга, Менделеев районнары башлыклары Александр Ерохин, Игорь Привалов һәм башкалар килгәннәр иде. “Татнефть” җитәкчелеге исеменнән котлау җиткергәндә Геннадий Шариков узган ел Әгерҗе районында 275 мең тонна кара алтын табылуы, быел исә бу күрсәткечне тагын бер мең тоннага арттырачаклары турында горурланып сөйләде. Нефтьчеләрнең бүләкләре дә саллы иде. Спорт киемнәре алу өчен 500 мең сум акча һәм районга “Шевроле-Нива” машинасы бүләк итүләрен хәбәр иткәч, стадион көчле алкышларга күмелде.Шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән
ветераннарга да, хезмәт алдынгы
ларына да хөрмәт зурдан булды бәйрәмдә. Матур традиция буенча шәһәребез туган көнендә иң лаеклыларга “Әгерҗенең мактаулы гражданины” исеме бирелә. Быел бу мактаулы исемгә гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән хөрмәтле Рәвия Лутошкина һәм 20 елдан артык 184нче СМПны җитәкләгән Роберт Ахунов лаек булдылар. Тантанада җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алган алдынгылар исемлеге белән газетаның 2нче битендә таныша аласыз.
Беренче мизгелләрдән үк кояшлы бәйрәмгә әйләнгән тамашада 300дән артык бала һәм сәхнә осталарының гаҗәеп матур чыгышлары күңелләрне тагын да яктыртты. Туй күлмәге кигән кәләш белән ыспай кияүләрнең туган Әгерҗебезгә тынычлык теләп күккә күгәрченнәр, барлык гаиләләргә мәхәббәт теләп йөрәк формасындагы шарлар очырулары һәркемнең күңел кылларын тибрәткәндер. Туган шәһәребездә татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләт халыкларының дус булып яшәвен тасвирлап башкарылган чыгышларны тамаша кылганда да бу бердәмлегебез гомерлек булсын дип теләдек. Стадионда “Әгерҗе, без сине яратабыз! Әгерҗе, син безнең язмышыбыз!” дигән сүзләр яңгыраганда туган шәһәребезгә булган мәхәббәтне сүзләр белән генә аңлатып булмый иде. Яраткан Әгерҗебезгә алдагы юбилейларын тагын да матураеп, чәчәк атып, яшәреп каршы алырга язсын! Ә аның матурлыгы, төзеклеге үзебезнең кулларда, хөрмәтле әгерҗелеләр!
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз