Хөкүмәт программаларында катнашты
Фәнис-Миләүшә Миннихузина - Салагыш авыл җирлегендә мал-туар һәм кош-корт асраучы аз санлы гаиләләрнең берсе. Бик күп Миннихузиннар каз, күркә, бройлер үстерәләр. Казларның саны гына да ел саен 200-300 башка җитә.
2023 ел башында гражданнар җыены вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, аларның хуҗалыгында булып, аларга хөкүмәт программаларында катнашырга тәкъдим итте.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән киңәшләшкәннән соң, Миннихузиннар кече фермалар төзү программасында катнаштылар һәм субсидияләргә ия булдылар.
Киләчәктә алар сыерлар санын унбер башка җиткерергә уйлыйлар.