Бер корпустан икенче корпуска чыгу юлындагы идәннәрне алыштыру сметага кермәгән булган. Али Шамилевич аларын үз хисапларына алыштырырга карар кылган. “Көзге каникул вакытында башлангыч сыйныф укучылары белем ала торган яктагы тузган идәннәрне дә яңартырга уйлыйбыз. Коридорда кечкенә укучыларга уңай булсын өчен утыргычлар да куячакбыз”, – ди Али Ибраһимов. Мәктәпкә яңа вывескаларны да үз хисапларына ясатырга заказ биргәннәр алар.
Пушкин урамындагы керү юлында фасад өлеше берничә ел элек кенә ремонтланган булса да, штукатурка коелган. Анысын да төзүчеләр үз хисапларына төзекләндерәләр. Язгы су аркасында ярылган баскычларны да матур итеп ясап куйганнар.