Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Кадыбаш мәктәбе – җиңүче
2013 елның 16 августы, җомга
“Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе” кебек традицион бәйгеләргә район башлыгы Валерий Макаров инициативасы белән узган уку елында тагын берәү – “Ел мәктәбе” бәйгесе өстәлде. Узган атнада 3нче шәһәр мәктәбендә әлеге бәйгегә йомгак ясалып, районның иң яхшы мәктәбе билгеләнде.
Бәйге өч этапта узды. Беренче этабында 19 мәктәп катнашты. “Уку елы барышында әлеге мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге буенча мониторинг алып бардык һәм күзәтү нәтиҗәләре буенча ун мәктәпне сайлап алдык. Менә алар – 2нче, 3нче шәһәр, Кадыбаш, Кичкетаң, Кадряк, Исәнбай, Көчек, Девәтернә, Тирсә, Бима мәктәпләре. II этапта әлеге мәктәпләр папкаларга тупланган методик материаллар тәкъдим иттеләр. Аларны тикшергәннән соң финал этабында катнашырга 6 мәктәп лаеклы дип табылды”, – ди район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Любовь Ершова.
Финал ярышларына узган 2, 3нче, Кадыбаш, Исәнбай, Көчек, Тирсә урта мәктәпләре данын бәйгедә әлеге белем йортларының директорлары – Рөстәм Гобәйдуллин, Резидә Фәрхетдинова, Фәния Рәшитова, Ринат Борһаниев, Рәис Баһаветдинов, Гөлфия Гобәйдуллина якладылар. “Сезнең артта мәктәп коллективы булуын онытмагыз. Бүген без укучыларга иң яхшы белем һәм тәрбия бирүче педагогик коллективны сайлыйбыз. Елның иң яхшы мәктәбенә район башлыгының 100 мең сумлык гранты тапшырылачак. II, III урыннарга лаек мәктәпләргә 75 һәм 50 мең сум күләмендә грант биреләчәк”, – диде финал этабына узучыларны сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, жюри рәисе Римма Гыйльметдинова.
Соңгы этап үз эченә өч бәйгене алган иде. Беренче бәйгедә директорларга “Мәктәпнең үсеш программасы”н яклау бурычы йөкләнде. Һәр директор: “Безнең педколлектив һәм укучылар – иң яхшысы”, – дигәнне расларга омтылды. Мәктәпләрнең эшчәнлеген яктырткан слайдлар, укучыларның һәм укытучыларның, ата-аналарның фикерләре мәктәп җитәкчеләренең чыгышларын тулыландырып, һәр уку йортындагы белем һәм тәрбия бирүнең, мәктәптән тыш эшчәнлекнең дәрәҗәсен күзалларга мөмкинлек бирде. Әйе, бүгенге мәктәп – заман белән бергә атлаучы, көндәшлеккә сәләтле мөстәкыйль шәхес тәрбияләргә омтылучы тере организм кебек. Ул һәрчак үсештә, эзләнү юлында булганда гына көн таләпләренә җавап бирә ала. Кыска гына вакыт эчендә директорлар үз мәктәпләренең шушы хакыйкатьне күз уңында тотып эшләвен раслый алдылар.
Икенче бәйгедә директорларга “педагогик ситуация” тәкъдим ителеп, алар төрле сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Мәктәп җитәкчеләре һәр сорауга дөрес җавап биреп, үзләренең оста җитәкче генә түгел, юрист та, икътисадчы да, психолог та булуларын күрсәттеләр. Юкка гына бүгенге мәктәп директорлары белем бирү менеджерлары дигән исемне дә йөртмиләр шул.
“Методик почмаклар смотры” дип аталган өченче бәйгедә директорлар “ә без болай эшлибез” дип, мәктәпләренең кайсы методик проблеманы чишү юлында уңышлы эшләве хакында бәян иттеләр. Әйтик, 3нче мәктәп “һәр укучыда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләргә” дигән максатчан программаны тормышка ашыру юнәлешендә уңышлы гына эшли: биредә спорт юнәлешендәге класслар, сәламәтлек театры ачылган. Укучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Ә менә Тирсә мәктәбе коллективы “Яшь педагог мәктәбе”ндә яшь мөгаллимнәр белән эшләүгә зур игътибар бирә. Кадыбаш урта мәктәбе укытучылары исә “белем бирүдә системалылык, мөстәкыйльлек, иҗадилык” дигән методик проблеманы чишүне төп юнәлеш итеп сайлаганнар. Нәтиҗәләре дә куанычлы. Әлеге мәктәп “республиканың иң яхшы йөз мәктәбе” исемлегенә кертелгән. Кадыбаш мәктәбе укучылары – БДИ буенча елның-елында иң югары балл җыючылар. Алар республика, хәтта Россия күләмендәге олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулыйлар.
“Бүген чыгыш ясаган һәр мәктәпнең үз йөзе, үз кыйбласы бар. Тырышлык һәм эзләнүчәнлеккә нигезләнгән эшнең нәтиҗәсе буларак, белем һәм тәрбия бирү буенча район рейтингы яхшыра бара. Киләчәктә рейтингны республика дәрәҗәсендә яхшырту буенча эшләргә бурычлы без. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бүгенге бәйге – моның ачык мисалы ”, – диде бәйгегә йомгак ясап мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина. Ул барлык нәтиҗәләр буенча призлы урыннарга чыккан мәктәпләрне дә игълан итте. Менә алар: I урында – Кадыбаш, II урында – 3нче шәһәр, III урында – Көчек урта мәктәпләре. Аларга грантларны традицион август киңәшмәсендә Валерий Макаров үзе тапшырачак.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз