Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Эшләренең очы-кырые юк
2013 елның 16 августы, җомга
Быел капиталь ремонт программасына кертелгән коррекцион мәктәп-интернат, Көчек, Салагыш, Красный бор мәктәпләрендәге эшнең барышы, чын мәгънәсендә, “баш авыртуы”на әйләнде. Һәр сишәмбедә район хакимиятендә үтә торган әлеге мәктәпләр директорлары һәм подрядчы оешма җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәне бу атнада Валерий Макаров коррекцион мәктәп-интернаттан башлады.
Бирегә керү юлында ук район башлыгы: “Агрызтрансстрой” оешмасына берьюлы дүрт мәктәпне капиталь ремонтка биреп, нык ялгыштык. Уку елы башланырга ике атна гына калып барганда бүген биредә эш кырмыска оясындагы кебек кайнарга тиеш. Ә монда нәрсә күрәбез? 5-6 эшче сәгать 8дә дә эшкә тотынмаганнар. 1 сентябрьгә мәктәпне өлгертү өчен хәзер кимендә 30-40 эшче кирәк монда. Шундый җаваплы эшкә шулхәтле салкын караучы төзелеш оешмасын беренче күрәм”, – дип җан авазын белдерде. “Капиталь ремонтка 10 миллион сум акча бирелгәч бик сөенгән идек. Ләкин җәй буена төзүчеләр белән җәфа чигәбез”, – дип зар-моңын сөйләп алды директор Фәридә Закирова да. Дөрестән дә, монда тулысынча әзер бер генә кабинет та, коридор да юк. Эшләренең очы-кырые да күренми. Ремонт эшләрен төгәлләгәч, уку елы башланганчы укытучы һәм техник хезмәткәрләргә буяу, җыештыру эшләрен дә башкарып чыгасы бар бит әле.
Валерий Макаров һәр кабинетка кереп, башкарган эшләренең сыйфатын тикшереп, җитешсезлекләрен тиз арада бетерергә, төп ремонт эшләрен уку елына теләсә нинди юл белән төгәлләргә әмер бирде. Чөнки 1 сентябрьдә авыллардан килгән 31 бала биредә укый һәм яши башларга тиеш. Рамил Мифтахов җитәкләгән подрядчы оешма төзүчеләренең эшкә үтә салкын каравын үз күзләребез белән дә күрдек. Без килгәндә тәмәке көйрәтеп утыручы эшчеләр без аннан чыгып киткәндә иртәнге тугызда да әле эшкә керешмәгәннәр иде.
Район башлыгы аннан соң 4нче мәктәпкә юл тотты. Биредә Али Ибраһимов җитәкләгән “МирСтрой” эшчеләре капиталь ремонт алып бара. Бу мәктәпкә керү юлында ук төзүчеләрнең эшкә зур җаваплылык белән каравын күрергә була. Мәктәп эчендә дә төзүчеләр соңгы эшләрне башкаралар иде. Әлеге подрядчы оешманың эше турында газетаның киләсе санында укырсыз.
... Менә ике төзелеш оешмасы һәм аларның республика программасын үтәүгә, яңа уку елына мәктәпләрне яхшы сыйфатлы итеп төзекләндерүгә ике төрле карашы. Ничек кенә тәнкыйтьләсәк тә, “Агрызтрансстрой” җитәкчелеге 4 мәктәптә дә 1 сентябрьдә укучыларны кабул итү өчен капиталь ремонт эшләрен төгәлләү ысулын ашыгыч төстә табарга тиеш.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
http://www.agryz-rt.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз