Сәләтлеләр – “Сәләт” форумында

2013 елның 16 августы, җомга
Кичә районыбызның уку алдынгылары, олимпиадаларда, иҗат бәйгеләрендә җиңгән иң актив укучылар Биләргә – “Сәләт” форумына бардылар.

Анда Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләре, 10 чит ил, шул исәптән Австралия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 5 меңгә якын кеше катнашты. Алар тренинг, лекция, мастер-класслар аша булачак Татарстан элитасы белән тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Иң сәләтле балалар белән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International