Оештыручылар барысына да рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Узган җомгада Әгерҗедә иске һәм яңа мөселман зиратларында иске яшьтәге агачлардан, чүп-чардан чистарту өмәләре оештырылды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Бу эштә Илдус Гыйлаҗетдинов бригадасы, Хәлим КФХ, "Водоканал" ҖЧҖ, "СтройГрад" ҖЧҖ, "МирСтрой" ҖЧҖ, Әгерҗе РЭСы хезмәткәрләре һәм битараф булмаган 20 кеше катнашты.
Бу игелекле эштә актив катнашканнары өчен оештыручылар рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шул ук вакытта, халыкка мөрәҗәгать итеп, алар алга таба да мондый иҗтимагый эшләрдә халыкның массакүләм катнашуын күрергә теләр иде, чөнки бу изге эш.