Әгерҗедә Корбан гаетен бәйрәм итәләр

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Чара «Яшьлек» паркында узачак


30 июньдә "Яшьлек" паркында Корбан бәйрәме узачак. Тантана 15.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмне алып баручылар Рузил Ихсанов булачак.

Программада төрле конкурслар, викториналар, батутлар, дөя һәм атта йөрү, төрле уеннар. Бәйрәм кунакларын шулай ук тәмле пылау көтә.

0+


Исегезгә төшерәбез, 28 июньдә - Корбан Бәйрәм көнендә - “Нур” һәм “Хәсән” Әгерҗе мәчетләрендә иртәнге 6 да бәйрәм вәгазьләре узачак. Аннары бәйрәм намазы булачак.

Шуннан соң корбан чалу башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International