Әгерҗе районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
2022 елда Шаршада авылында «Шаршада башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» МББУ янында юл хәрәкәтен оештыруның кирәкле юл билгеләре һәм башка чаралары булмавы ачыкланган.
Авыл җирлеге башлыгы адресына күрсәтмә юлланган иде, әмма хокук бозулар төзәтелмәде. Шуңа бәйле рәвештә прокуратура судка башкарма комитетка дәгъва белән мөрәҗәгать итте.
Суд ведомство таләпләрен канәгатьләндерде.
Карар әлегә законлы көченә кермәде.
Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуратурасы