Ленар Нургаянов җиңүче Әлфия Фәсхиевага диплом тапшырды
Территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) «Дустанә ишегалды» республика конкурсының «Иң яхшы экоишегалды» номинациясендә «Эковесна-2023» район этабында җиңүче булды.
Бүген эшлекле сишәмбедә район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов ТИҮ җитәкчесе Әлфия Фәсхиевага җиңүче дипломын тапшырды.