Чаралар берничә мәйданчыкта булды
Изге Корбан бәйрәмен Әгерҗедә зурлап билгеләп үттеләр. Чаралар берничә мәйданчыкта узды.
Завод һәм Киров урамнары буйлап күпфатирлы йортларның ишегалларында ачык һавада пылау һәм чәй эчүгә быел Гагарин урамындагы "Уютный дворик" ТИҮнә дә кушылды.
Биредә игелекле балалар бәйрәмен Әгерҗедә яшәүче иң яшь кешеләр өчен оештырдылар. Чараның азагында балалар өчен күбекле дискотека булды.