Әгерҗедә сөйгәненең телефонын ваткан ир-ат суд каршына баскан.

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Фигурнт үз гаебен тулысынча таныды


Әгерҗе районы прокуратурасы Сарсак-Омга авылында яшәүче 47 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта ачыкланганча, 2023 елның 6 гыйнварында төнлә ир-ат исерек хәлдә үз өендә булган. Хатыны белән талашып, аның кәрәзле телефонын алган һәм өстәлгә ташлаган, ә соңыннан, 11 мең сумлык зыян китереп, аяклары белән таптаган.

Фигурнт үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 220 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Суд хөкеме законлы көченә керде.
Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International