Парламентарий район җитәкчелеге позициясен хуплады
3 июльдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әгерҗе районында булды. Эш сәфәре барышында сәламәтлек саклау системасын үстерү, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау, спорт мәйданчыкларын төзү, шулай ук ТКХ системаларын модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Район җитәкчесе Ленар Нургаянов белән Әлфия Гомәр кызы үзәк район хастаханәсендә булды, анда өлешчә капиталь ремонт бара, һәм балалар бүлегенең медперсоналы белән аралашты.
Парламентарий Әгерҗе районы җитәкчелегенең принципиаль позициясен хуплады:
«Әгерҗе шәһәрендә хезмәт сөючән кешеләр яши. Аларның үз сәламәтлекләре турында белеп һәм нәтиҗәле кайгырта алуы мөһим”, - диде ул.
Аннары мәгариф системасын үстерү, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау мәсьәләләре каралды. Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы тулай торагы бинасында капиталь ремонт эшләренең барышын карап, Әлфия Когогина, моның белән бергә производствода кадрлар белән тәэмин итүнең актуаль бурычы хәл ителәчәгенә ышаныч белдерде.
"Ышанам ки, күбрәк бала белем ала һәм, студентлыкка дәүләт ярдәменең барлык чараларыннан файдаланып, үз потенциалын максималь рәвештә тормышка ашыра алачак - тулай торакта яшәү дә, стипендияләр, субсидияләр, грантларның тулы бер спектры да", - дип теләде парламентарий.
Визит барышында депутат Ленар Нургаянов белән гражданнарны кабул итте.
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)