БАМск күперендә яклау экраннары урнаштыру планлаштырыла
Әгерҗе шәһәрендә К.Маркс урамында реконструкция эшләре башланды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте. Хәзер урамнарны яктырту терәкләрен сүтәләр.
Шуңа бәйле рәвештә якындагы ике атнада Пушкин урамыннан Саетов урамына кадәр юл яктырткычы булмаячак. Халыктан вакытлыча уңайсызлыкка аңлап каравын сорыйлар.
Татарстан җитәкчелеге тарафыннан К.Маркс урамын реконструкцияләүгә һәм Әгерҗе елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясауга 222 млн сум күләмендә акча бүленгән.
2023 елның ноябрь ахырына төгәлләү планлаштырыла торган эшләр кысаларында түбәндәге эшләр башкарылачак:
- юл полотносын алмаштыру,
- Әгерҗе елгасы аша салынган күперне ремонтлауны,
- юл билгеләре урнаштыру,
- тротуарлар һәм җәяүлеләр өчен киртәләр төзү,
- тукталыш павильоннарын һәм машина кую кесәләрен төзекләндерү,
- БАМск күперендә саклау экраннарын урнаштыру.