Яңа төрле штрафлар кертелергә мөмкин

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Үзгәрешләр гироскутерлар, электросамокатолар һәм монотәгәрмәч йөртүчеләргә кагылачак

Россиядә электросамокат йөртүчеләр өчен яңа штрафлар барлыкка килергә мөмкин, дип яза "Шәһри Казан".

Транспорт министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен электросамокат йөртүчеләргә карата Административ хокук бозулар турындагы кодекска штрафлар кертергә планлаштыра, дип яза "Известия". Хәзер закон җәзаны бары тик велосипедчылар һәм "башка затлар" – юл хәрәкәте катнашучылары өчен генә күздә тота.

Шуңа күрә күп кенә самокатчылар еш кына штрафтан качалар. Төзәтмәләр нигезендә исә самокатта хәрәкәт итүчеләр юл хәрәкәтендә катнашучылар дип саналачак. Үзгәрешләр гироскутерлар, электросамокатолар һәм монотәгәрмәч йөртүчеләргә кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International