Әгерҗе районы делегациясе Казанда
Бу көннәрдә 6 июльдән 9 июльгә кадәр МВЦ Казан-Экспога Бөтенроссия кыр көне-2023 уза. Тирсә мәктәбенең 9 класс укучысы Бәширова Карина Ринатовна һәм аның җитәкчесе Насыйбуллина Әлфинә Мәхмүтҗановна әлеге чараның беренче көнендә катнаштылар.
Карина АГРОНТРИ-2023 бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләүгә чакырылды. Агрометео Карина номинациясендә 40 катнашучыдан өчлеккә керде.
Казан аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, балаларга финалда уңышлар теләде. Финалны уздыру мәйданчыгы - Казан дәүләт аграр университеты.
«АгроНТРИ-2023» бөтенроссия конкурсы Авыл мәктәпләренең һәм кече шәһәрләрнең гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф департаменты, цифрлы үсеш һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары идарәсе департаменты ярдәмендә «АПК һәм балыкчылык учреждениеләре ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә инновацияләргә ярдәм итү фонды тарафыннан үткәрелә.
Конкурс финалы 15-16 сентябрьдә узачак. Финалда Башкорт ДАУ, Казан ДАУ, Пермь ГАУ, Самара ДАУ, Ставрополь ДАУ, Волгоград ДАУ, Нократ ДАТУ, Вавилов университеты катнашачак. Каринага финалда җиңү телибез.