Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Барлыгы 5 июльгә 12 мең гектар күпьеллык үләннәр чабылган. “Нәүрүз” ширкәтендә кышкы саклауга 17700 тонна сенаж, 200 тонна печән җыелган.
«Наҗар» хуҗалыгында 1700 тонна сенаж, 30 тонна печән, «Сарсак-Омга»да - 1500 тонна сенаж, фермер хуҗалыкларында - 1200 тонна сенаж, 670 тонна печән әзерләнгән.
Бер шартлы терлеккә 13,9 центнер азык берәмлеге туры килә.