Июньдә 9 малай, 6 кыз туган
ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, июнь аенда Әгерҗе районында 15 бала туган: 9 малай, 6 кыз.
39 кеше үлде. 17 пар өйләнешкән, 9 гаилә таркалган.
Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорына шулай ук 15 бала туган. 38 кеше үлгән. 13 пар никахлашкан, 10 пар аерылышкан.
Быелның 6 аенда районда 87 бала туган, 216 кеше үлгән. 52 пар никахлашкан, 54 гаилә таркалган.