Йөк Донецк юнәлешендә китереләчәк
Чираттагы гуманитар йөкне Әгерҗе районыннан СВО сугышчылары өчен җибәрделәр, дип хәбәр итә волонтерлар.
"Үз егетләребез өчен гуманитаркаларның чираттагы партиясен 430 һәм 1231 полктан җибәрәбез. Донецк юнәлеше. Инструментлар, төзелеш материаллары, җәйге кием, азык-төлек, су һәм туган җирдән тәмле ризыклар. Бу мөһим эштә актив катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез", - диелә хәбәрдә.
Әгерҗе районында волонтерлык хәрәкәте координаторы Рөстәм Гобәйдуллин сүзләренә караганда, сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю турында чакыруга күп кенә халык җавап биргән, оешмалар һәм учреждениеләр зур өлеш керткән.
"Һәркемгә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт. Безнең сугышчыларга зур ярдәм җыйдылар. Әгерҗеләр чираттагы тапкыр бердәм максатка - җиңүгә якынаюга омтылдылар", - дип ассызыклады Рөстәм Разилевич.