Нәтиҗәләрне бетерү буенча оператив штаб булдырылачак
Якындагы сәгатьтә оператив киңәшмә уздырачакбыз, анда Әгерҗе килгән стихиянең нәтиҗәләрен бетерү чаралары турында фикер алышачакбыз. Комиссия эшен шәхсән координацияләячәкмен, бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
Җитди зыян китерелгән. Бәхеткә каршы, корбаннарсыз.
Барлык зыян күрүчеләргә тынычлык сакларга киңәш итәм - хәзерге вакытта тулы матди зыянны бәяләү авыр, әмма эш башкарылачак.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә ЕДДСта 2-41-41 телефоны буенча кабул ителә